Әдәби кичә «Тел ачкычы – акыл баскычы» (6+)

21 февраль – Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан 22 февраль көнне 12 нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсе, «Мирас» клубы эшчәнлеге кысаларында, кече яшьтәге китап укучыларына «Тел ачкычы – акыл баскычы» дип аталган әдәби чара уздырды.

тел ачкычы
IMG-20220222-WA0003
IMG_20220222_085307

Китапхнәче балаларны бәйрәмнеж килеп чыгу тарихы белән таныштырды, татар халык авыз иҗаты турында сөйләде, балалар фольклор үрнәкләрен укып күрсәтте, милли гореф-гадәтләребезгә тукталды. «Әйтеп бетер» дип аталган интеллектуаль уенда мәкальләр, санамышлар әйтелде, шаян сорауларга, табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләрнеж дәвамын әйттеләр, җырлы-биюле уенда катнаштылар. Чара китап күргәзмәсе һәм электрон слайд-презентация белән үрелеп барды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: